Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әниләрен урамда калдырдылар

Кайчандыр Сатирәдән дә бәхетле кеше юк иде

Район кулланучылар җәмгыятендә баш хисапчы булып эшләгән хатынның өстәленнән ел әйләнәсе иң тәмле тәм-томнар өзелмәде.

Җәйге ялларын да гаиләсе белән кая гына бармады ул. Таныш-белешләре дә көнләшеп карый иде аларга. 

Тик күз тигәнме, аларның бәхет касәсе бермәлне шартлап ярылды. Кайбер "дуслары" иренең үзеннән тугыз яшькә яшьрәк хатын белән чуалуы турында җиткерделәр. Ә Марс исә акланып та, гафу үтенеп тә тормыйча, зур сумкасына киемнәрен тутырды да, китеп тә барды. Ике кызлары да рәхмәтсез, шөкерана кыла белми торган булып чыга. Юкса, әти-әнисе матур киендереп, тәмле ашатып үстерде үзләрен. Җәйге ялларын да Сочида, Крымда үткәрде кызлар. Мәктәптән соң акча түләп югары уку йортларында укытты аларны Сатирә.

Районның иң кәттә егетләренә кияүгә биреп, шау-гөр килеп туй ясады. Өчәр бүлмәле фатирларда яшәсәләр дә, соңгы бер-ике елда әниләренә тынычлап яшәргә ирек бирми кызлар. Аның ике катлы йортта берүзе яшәвенә эчләре поша, күрәсең. Янына да хәл белергә түгел, ә фатирын сатарга кушып тавыш чыгарырга гына киләләр. Балаларының икесе дә таш бәгырьле булып үсүенә гаҗәпләнә Сатирә.

Әниләренең язмышы гына борчымый үзләрен. Аның йортын саттырып, шул акчаны бүлеп, Казанда икесенә ике фатир алды алар. Балаларына булачак, янәсе. Ә Сатирә авылга әнисеннән калган өйгә кайтып китте. Әнә хәзер пенсия акчасына көн күрә. Үз көнен үзе күрер хәлдә булса да, гомер буе эшләп тапканнарының бер мизгелдә юкка чыгуына нык борчыла ул. Балаларының мәнсезлегеннән хурланып, алар турында башкалар сораса да, ишетмәмешкә салыша. 

Инде кызларның үз балалары да буй җитеп килә. Әниләренең шундый мәрхәмәтсез булуларын күреп үскән ул балалар киләчәктә аларга шәфкать күрсәтерме, әлегә билгесез.

Алинә Гыйләҗева, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев