Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Безгә Ходай шундый язмыш язган

Алар балаларының якты дөньяга килер көннәрен зарыгып көтеп алалар. Чөнки тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетен татып карау теләге белән яналар. Килә ул көн... Әмма зур сынаулар белән...

Ленар белән Филәрә икесе дә Көчек авылында туып-үссәләр дә мәктәп елларында бер-берсен белмиләр дә диярлек. Язмыш аларны соңрак, Филәрә колхоз ашханәсендә эшли башлагач, Ленар туган авылына машина йөртүче буларак эшкә кайткач очраштыра һәм чәчләрен гомерлеккә бер-берсенә бәйләп куя.

- Ел ярым матур гына очрашып йөргәннән соң 2003 елда зурлап туй ясап өйләнештек, ди Филәрә.

Яшь пар туган авылларында төпләнеп кала. Филәрәнең әти-әнисе белән бергә яши башлыйлар. Бәби көткән мизгелләр иң рәхәт вакытлары була яшьләрнең. Малай туасын белгәч Ленар бигрәк тә шатлана. Нәсел дәвамчысы булачак бит ул!

Барысы да яхшы була. Филәрә йөклелеген җиңел күтәрә, табибларга күренергә барганда да бернинди үзгәреш тә юк, барысы да яхшы, диләр. Әмма... бала церебраль паралич диагнозы белән туа.

- Мондый кискен борылышны көтмәгән идек. Икебез дә сау-сәламәт, начар гадәтләребез юк, ди Филәрә.

Үзләре дә япь-яшь булган Ленар–Филәрә Шәеховлар бу сынауның үз гаиләләренә гомерлеккә килгәнен һәм аның белән көрәшергә кирәк булачагын, бик күп йокысыз төннәр, борчылу-сызланулар буласын ул вакытта бәлки аңлап та бетермәгәннәрдер.

- Ярый әле, шул вакытта янәшәбездә иң кадерле, иң якын кешеләребез булды, ди Филәрә.

Әти-әнинең, әби-бабайларның, туганнарның күңелендә тик бер уй була: еламаска, авырлыкларга теш кысып түзәргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә! Бер йодрык булсак, барысын да җиңәрбез!

...Эльнар сәламәт балаларга караганда соңрак утыра, ике яшьтә генә беренче адымнарын ясый.

- Ул йөреп киткән көнне сөенечтән еладык. Урын өстендә генә ятса, коляскада гына хәрәкәтләнсә, тагын да авыррак булыр иде, ди Филәрә.

Теле ачылыр дип тә бик озак көтәләр. Ниһаять, аерым сүзләрне әйтә башлый.

- Барысын да аңлый, аңлата, ди Филәрә.

Эльнарга 22 яшь тула инде. Шундый сөйкемле, матур егет ул! Без килгәч тә “апа, апа” дип яныбыздан китмәде. Бик хәрәкәтчән, актив. Татар җырларын тыңлый, рәхәтләнеп бии, елмая, көлә.

- Көн саен безгә концерт куя ул, ди Филәрә елмаеп.

- Безнең алтын бөртегебез, дип яратып та куя үзен.

Чынлап та, мондый балаларны яратмыйча мөмкин түгел! Бер гөнаһсыз сабыйлар бит алар!

- Эльнарны үстергәндә ике яктан да әти-әниләр бик нык булыштылар. Берәр кая барасыбыз булса да аларга калдырып киттек. Күңелебез тыныч булды. Хәзер дә үз әнием олы ярдәмчем. Иремнең әтисе Эльнарны “алтын бөртегем” дип кенә тора, – ди Филәрә.

Алар әниле-уллы тернәкләндерү үзәкләренә, санаторийларга йөриләр. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырыла торган чаралардан да читтә калмыйлар.

- Гел өйдә генә булсак, аңа да, безгә дә авыр булыр иде. Ә йөреп торгач күп нәрсәгә өйрәнәсең, күрәсең, беләсең, яңа танышлар табасың, ди Филәрә.

Гаиләгә бәхет өстәп 14 ел элек кызлары Илнара туа. Ул да – абыйсының иң олы ярдәмчесе.

- Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче бик күп гаиләләрне беләм. Алар зар елап йөрмиләр, кемнәндер ярдәм көтеп яшәмиләр. Без дә шулай. Бу сынауны парлап күтәрергә, улыбызга әле күп еллар ныклы терәк булырга язсын безгә, ди Филәрә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев