Бүген көндезге сәгать 11 тирәсендә Кодаш авылындагы бер шәхси хуҗалыкта янгын чыга.
Санаулы минутлар эчендә ут телләре бөтен өйне камап ала. Янгын сүндерүчеләр каралты-кураларны саклап кала алалар.
Янгын чыгуның сәбәбе газ приборларын дөрес файдаланмау булырга мөмкин, диләр. Әлеге фаҗига аркасында биш кешелек гаилә йортсыз калды.
Гомумән, ел башыннан Әгерҗе районында биш янгын булды, аларда өч кешенең гомере өзелде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев