Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Дүртенче сыйныфта укучы 11 яшьлек кыз бала тапкан

Баланың әтисе турында берни дә әйтелми

Новосибирск шәһәрендә яшәүче мәктәп укучысы 11 яшендә бала тапкан, бу аны соңгы ун елда төбәктә иң яшь ана буларак таныткан. Бу хакта Новосибирск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Анохина белдерде, дип хәбәр итә “МК-Новосибирск” басмасы.

Һәр ел саен Новосибирск өлкәсендә балигъ булмаган кызлар әни була, әмма мондый иртә бала табу очрагы бик сирәк була. Ведомство вәкилләре раславынча, гадәттә, 15-17 яшьлек унга якын кыз әни була.

Анохина сүзләренчә, дүртенче сыйныф укучысының баласы исән-сау һәм сәламәт туган. Баланың әтисе турында берни дә әйтелми.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев