Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Дустым белән хыянәт итте

"Башымда һаман да «ни өчен?» дигән сорау тора.."

Мин берьюлы иремне дә, якын дустымны да югалттым.

Иң авыры шул: икесенә дә ышана идем, икесе дә миңа кадерле иде. Башымда һаман да «ни өчен?» дигән сорау тора.

Аларның очрашып йөргәннәрен белүгә, өчәү бергә утырып сөй ләштек. Безнең туйга кадәр үк бер-берсенә гашыйк булганнар, шул вакыттан ук йөргәннәр. Ни өчен соң алайса ирем миңа өйләнгән? Нигә ул барыбызның да тормышын бозды?

Безнең игезәк кызларыбыз бар. Ирем балаларга алимент түләргә риза булуын, әмма тәрбияләргә теләмәвен әйтте. Ничек алай әйтергә була? Алар бит аның газиз балалары! Ничек үз балаларыңа карата шундый мөнәсәбәттә булырга мөмкин соң ул?

ИСЕМЕМ РЕДАКЦИЯ ӨЧЕН ГЕНӘ

Фото: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев