Язмышлар

Әгерҗе районында елгада 54 яшьлек ир-атның мәете табылган

Фаҗига Үтәгән торак пунктында Бима елгасында булган.

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Әгерҗе районында елгада 54 яшьлек ир-атның мәете табылган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 54 яшьлек ир-атның туганнары хәбәр иткән. Алар ир-атның өйдә кунмавын, елгада баткан булырга мөмкинлеген хәбәр иткәннәр.

Кичә иртәнге 10.00 сәгать тирәсендә Үтәгән торак пунктында яшәүчеләр Бима елгасында ир-ат мәетенә тап булган. Ир-атның үле гәүдәсен судан чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев