Кызга исем эзлиләр
Узган ялда Илназ һәм Гүзәл Баһлар гаиләсе Әгерҗедә яшәүче дуслары Равил Бадахшинда кунак булган. Җырлы гаилә кунактан буш кул белән кайтмаган - кыз алып кайткан!
- Әгерҗедән эт баласы алып кайттык. Ул 9 майда туган. Нәселе бик көчле - овчарка. Илназ якын дусларыбыздан сораган булган, алар бүләк итте. Барлыгы 6 көчек туган, берсен без алып киттек. Ниһаять, озак көткәннән соң, кызлы булдык! - дип сөйли Гүзәл Идрисова.
Хәзерге вакытта Баһлар "кызларына" исем сайлау белән мәшгуль.
"Берничә вариант бар, әлегә төгәл уйламадык. Шулай итеп, кызыбызга исем эзлибез", - диләр җырчылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев