Язмышлар

Иртәнге чәйгә тәмле белен пешерәбез

Кирәкле әйберләр: Он - бер стакан. Кефир - бер стакан. Кайнаган су - бер стакан. Йомырка - ике данә. Шикәр комы - 1,5-2 аш кашыгы. Сода - 0,5 чәй кашыгы. Көнбагыш мае - 2 аш кашыгы. Тоз - 0,5 чәй кашыгы. Әзерлибез: Йомыркага тоз салып яхшылап болгатабыз. Шуңа болгата-болгата кайнар...

Кирәкле әйберләр:

Он - бер стакан.

Кефир - бер стакан.

Кайнаган су - бер стакан.

Йомырка - ике данә.

Шикәр комы - 1,5-2 аш кашыгы.

Сода - 0,5 чәй кашыгы.

Көнбагыш мае - 2 аш кашыгы.

Тоз - 0,5 чәй кашыгы.

Әзерлибез:

  1. Йомыркага тоз салып яхшылап болгатабыз.
  2. Шуңа болгата-болгата кайнар су өстибез. Кефирны салабыз.
  3. Онны сода белән болгатабыз да ингредиентлар өстенә салабыз һәм шикәр комы белән көнбагыш маен өстибез. Бик яхшылап болгатабыз.
  4. Камырны 10 минутка калдырабыз.
  5. Камырны майлаган табага салып пешерәбез. Бик тәмле, йомшак беленнәр килеп чыга.

Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!


Нет комментариев