Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Каенаналы тормыш үзәкләремә үтте

Каенанам улын иркәләүдән туктамады

Тормыш – ормыш, дигән борынгылар. Кеше хәле генә җиңел күренә, үз башыңа төшкән сынауны кичкәндә, әнә шул сүзне ничә мәртәбәләр әйтәбез икән?

Мине иптәш кызларым да, туганнарым да аңламый. Ярый әле, әти-әниемнең киңәше төпле – беркем сүзенә дә карамыйча, алга баруымны телиләр. 
Ирем белән яратышып кавыштык. Эчми, тартмый. Озын буйлы. Мин күбәләк кебек кенә, ябык, буем да кыска. Кулларында гына күтәреп йөрде дә, өйләнгәч кенә җиргә төшерде. 

Авыл җирендә төпләндек без. Каенаналы тормыш үзәкләремә үтте. Борынга җиткән корсак белән дә көн саен идән юарга тиеш идем. Елый-елый юдым. Ничә мәртәбә балам төшә язды. Хастаханәдә дәваланам да, нормальләшеп өйгә кайтуга, михнәт башлана. Ике көнгә бер камыр ризыгы әзерлисе. Ирем ярата, имеш. Каенанам, улын ир булгач та, иркәләүдән туктамады. 

Бала туды. Бик авырдан таптым. Үләм дигәндә кесарев кисеме ясадылар, үзебезчә әйткәндә ярып алдылар. Эшләргә ярамый, дип чыгардылар. Эшләмәс ди! Баланы кем карасын инде? Чәйнек тә күтәрмәскә кушканнар иде, исемә төшсә – йөрәгем киселә, идәне дә, бала чүпрәге юу, аш пешерү, дисеңме, хәтта табын артында чәй ясап бирергә дә, мине көттеләр. 

Хатын-кызга, баладан соң тернәкләнеп китү өчен, ике ай вакыт җитә. Ир дигәне ярдәм итмәскә тиешме?! Ә минеке верандага чыгып, гитара кагып утырды. Аның хыяллары бар, имеш. Үземне сакламыйча эшләгәч, операция урынында бүсер килеп чыкты, җил тиеп, күкрәкләрем шеште. Азаплануларым... 

Сыешмадык төп йортка, башка чыктык. Тоткынлык газапларыннан котылгач, рәхәт яшәрбез кебек иде. Тагын уңмадык. Ирем ике арада йөреп, рәхәт яшәде анысы. Әнисенә барып та сыйлана, өйдә күпме эш көтә – исе китми иде. Мин, әллә елак баламны карыйм, әллә ашарга пешерим, дигәндәй, җәй җитеп, бакчасы да өстәлде. Кайсы көннәрне, баламнан да уздырып, үзем кычкырып елый торган идем.

Озак тарта алмадым, әниләргә кайтып киттем. Барысын да тәфсилләп сөйләдем. Рәхмәт, аңладылар. Йортны икегә бүлдек. Шәһәргә күчендем. Хәзер исенә төште, баланы күрәсе килә. Ә моңа кадәр нишләде икән? Аерылышканга ун ел вакыт үтте, югыйсә. Ул исенә төшергән, ә без оныттык менә.

Рәйхана Кадыйрова,
Шәһри Казан.
Фото: freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев