Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Каенанам белән 18 ел бер түбә астында яшәдек, әмма мин аңа бер тапкыр да “әни” дип дәшмәдем..

Гомерлек үкенеч

Каенанам белән 18 ел бер түбә астында яшәдек. Тавышланып урамга чыкмадык. Бик сабыр, тыйнак, авызы тулы кан булганда да кешегә сиздерми торган карчык иде ул. Әмма... күңелемдә беркемгә дә сөйләмәгән үкенеч яши.

Мин каенанама бер тапкыр да “әни” дип дәшмәдем. Күңелемә кешенең әнисе бер генә була дигән бик начар уй кереп урнашкан иде һәм мин аны җиңә алмадым. Үземнең әнкәй гомеренең соңгы көненә кадәр: “Кызым, зинһар, телеңне жәлләмә, аның кебек каенана җир йөзендә юк”, – ди иде. Үләр алдыннан да:

 “Кодагыйга “әни” дип дәшмәвеңә риза-бәхил түгелмен. Үзеңнең дә ике улың үсә, каенана буласың бар бит”, – диде. 

Ирем дә – әнисе кебек бик сабыр кеше. Берничә тапкыр әйтеп карады да, бүтән ул турыда сүз кузгатмады. Каенанам вафатыннан соң ирем: “Әнкәй гомере буе синнән шушы сүзне көтте. Килененең әни дип әйтмәвеннән бик гарьләнә, туганнар кайтса, кыенсына иде. Ә син... шуны аңларга теләмәдең, телеңне җәлләдең”, – дип үзәккә үтәрдәй итеп әйтте тешен кысып.  

Их, бер генә тапкыр булса да әйтмәдем шул “әни” дип. Килен булып төшү белән әйтмәгәч, еллар узгач тел әйләнмәде. Каенанам, каты авырып, урын өстендә ятканда “әни” дип дәшкән булсам да, бу кадәр үкенмәс идем. Ә бу үкенү миңа бик соңлап килде. Өч кенә хәрефле булса да, каенана өчен бик кадерле, күңелне эретә торган сүз икән ул әни. Олы улыбыз 32 яшендә генә өйләнде. Киленебез – марҗа. Миңа да, иремә дә исем-отчество белән дәшә. Мин инде  “мама” дип әйтүен бик көткән идем. Әнә, күршемнең марҗа килене сүз саен “мама” дип кенә тора. Каенанам кебек, миңа да киленемнән бу җылы, кадерле сүзне ишетергә язмаган, күрәсең.

Кызлар, яшь киленнәр, сезгә әйтәм, минем зур хатамны кабатламагыз. Гомерлек яр итеп сайлаган ирегезнең әти-әнисенә килен булып төшү белән шушы кадерле сүзләрне әйтегез. 

Фото: freepik.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев