Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Кечкенә күзәнәктә – зур дөнья

Район үзәк хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясе мөдире Татьяна ПОРОЗОВАның авторлык фотокүргәзмәсе ачылуы турында ишеткәч шунда ук барып карау теләге туды. Микроскоп аша ясалган гадәти булмаган сурәтләрдә ул кечкенә күзәнәкнең зур дөньясын тәкъдим итте.

ТАМЫРЛАРЫҢ СИНЕҢ
Татьяна Удмуртиянең Кыяс районы Карамас-Пельга авылында укытучылар гаиләсендә туган. Гомумән, аның туган ягында иҗади шәхесләр күп. Әйтик, биш бала тәрбияләгән Татьянаның әнисе Римма Васильевнаны гына алыйк. Ул мәктәптә туган тел фәнен укыткан һәм гомере буе район һәм республика газеталарына авылдашлары турында мәкаләләр язган.
Таня үзе дә бик актив булып үсә. Уку алдынгысы, комсомол, спортчы – барлык мәктәп чаралары аның катнашында узган. Хәзер дә спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә бадминтон уйнарга ярата. Бал биюләре дә тормышында мөһим роль уйный. Китап уку – яраткан шөгыльләренең берсе. Һәм менә ул иҗат эшләреннән күргәзмә ясап та шаккаттырды. 

ТУЛЫ БЕР ГАЛӘМ
Татьяна дәвалау факультетыннан соң лаборатор диагностика буенча интернатураны сайлый.
–    Республика хастаханәсендә хезмәт чыныгуы ала башлаган беренче көнне гомергә дә онытмам. Центрифугага “миллион” пробирка куйганнар һәм кабызганнар. Мин куркып калдым: алар бит анда бер-берсе белән буталып, ватылып бетәчәкләр... Әмма борчылуым юкка булган. Аларның берсе дә ватылмады һәм югалмады. Бу каннан сыворотканы аеру процессы булган икән. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә мин ышанычлы адымнар белән лаборатор диагностика “лабиринтлары” буенча алга киттем, – дип сөйли Татьяна Викторовна. – Ә микроскоп артына утыргач, матурлык күреп шаккаттым. Лаборатор диагностикада 30 ел эшләү дәверендә нинди генә күренешләргә тап булмадым: йолдызлар, агачлар, яфраклар, башаклар, чәчәкләр, күбәләкләр... Һәр күзәнәк – ул тулы бер галәм! Көннән-көн үзем өчен башкалар күзенә күренми торган дөньяны ача бардым. Гадәти булмаган бу матурлыкны башкаларга күрсәтү теләге белән янып яшәдем. Һәм бу көн килеп җитте!

КҮЗӘНӘКЛӘР – ФОТОСУРӘТТӘ
Әгерҗедә ул 2014 елдан бирле эшли. Тугыз ел клиника-диагностика лабораториясе мөдире вазифасында.
–    Әгерҗе хастаханәсе коллективы мине бик җылы кабул итте. Хезмәттәшләремә ярдәмнәре, иҗади проект өстендә эшләргә мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт, – ди Татьяна Викторовна.
Фотосурәт сәнгатенә аны заманча технологияләр этәргән. Ул эшендә яңа юнәлеш – онкоцитологик тикшеренүләрне үзләштергән. Татьяна авырлыклар белән очрашканда Ижаудагы лаборатор диагностика кафедрасы кураторы Мария Терещенко белән киңәшләшә. Шул вакытта күзәнәкләрне тикшерү мизгелләрен фотога төшерә һәм аңа юллый башлый. Соңрак фотоларны аерым архивка җыя. Һәм... әлеге фотолар күргәзмәдә урын алалар. 
–    Миңа бәхет елмайды: Кече Пургада яшәүче танылган рәссам Алена Волкова белән таныштым, – ди автор. – Һәм без аның студиясендә күргәзмә оештырдык. 
–    Фотоларны соң җыя башлавыма гына үкенәм. Күпме матур кадрлар хәтердә генә саклана, – дип дәвам итә ул. –  Бу картиналарда гадәти булмаган формадагы кан күзәнәкләре дә, тоз кристаллары да бар. Бу күргәзмә аша мин эшебезнең никадәр үзенчәлекле булуын, лаборатория хезмәткәренең кечкенә генә кисәкчектә бай мәгълүмат ачуын җиткерәсем килде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев