Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Рус авылында ул – бердәнбер татар

Мәмдүдә апа ГЫЙМАДИЕВА 50 ел Иске Чекалда авылында яши. Ул – биредә руслар арасында гомер кичерүче бердәнбер татар.

БИРДЕ ДӨНЬЯ КИРӘКНЕ

– Балачагым безнең буын балаларының күбесенекенә охшаш. Тамак туймаган, өскә сәләмә кием кигән чаклар күп булды, – дип күз яшьләре белән сөйли башлады тормыш юлы турында Мәмдүдә апа.

Ул – сугыштан соң Исәнбайда туган бала. Әтисе Әхмәтхан фронт юлларын узган. Әнисе Галия дәһшәтле елларда колхозда трактор иярләгән.

– Әти-әнигә дүрт бала идек без. Әмма әтиле бәхетле тормыш бик аз тәтеде. Ул 38 яшендә  үлде. “Бу балаларны 34 сум пенсиягә ничек туйдырыйм”, дип әнкәй янә тракторга утырды. Нинди көчле, тырыш хатын булган ул! – ди әнисенә соклануын белдереп.

Еллар узгач үзе турында да нәкъ шулай әйтәчәкләре турында уйламый да әле ул вакытта Мәмдүдә. Ә бит чынлыкта ул да – чабып бара торган атны туктатырга сәләтле көчле рухлы ханым.

ЭШКӘ МАТАЙДА ДА, АТТА ДА

8 сыйныфтан соң колхоз фермасында маллар арасында эшләгән Мәмдүдә белгечлекнең дә авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйлесен сайлап, ветеринария фельдшерына укырга керә. Булачак ире Талипның һөнәре дә Мәмдүдәнеке кебек була. Район ветеринария берләшмәсе яшь парны Иске Чекалда авылына эшкә җибәрә. Бу 1976 ел була.

– Авылга кайтып кергән көнебез бүгенгедәй хәтердә. Январь ае. Чатнама салкын көн. Иске өй. Кичтән базга салган бәрәңгеләр иртәнгә өшегән иде... – дип сөйли Мәмдүдә апа.

Иске Чекалда участогына керүче Азево, Кадрәк, Кам.Ключ авылларына хезмәт күрсәтәләр алар. Ул чакта колхозларда терлек саны меңнәр белән исәпләнә, шәхси хуҗалыкларда да сыер асрамаучылар булмый диярлек.

– Эштән иремә мотоцикл биргәч аның белән дә йөрдек. Кыш көннәрендә ат җигә идек, – ди Мәмдүдә апа.

Эш сәгатьләреннән тыш, төнге сәгатьләрдә капка-ишеген шакыган беркемгә дә каршы килми ул. Сыер бозаулый алмаганда да, башка малкайлар чирләгәндә дә төн йокысын бүлеп ярдәмгә ашыга.

Гаилә бәхете генә озакка сузылмый Мәмдүдәнең. Биш ел яшәгәннән соң Талип белән Мәмдүдәнең юллары аерыла.

– Бер-беребезгә тиң түгел идек без. Арада ярату дигән хис булмады. Ә яратмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшисең? Аерылыштык, – ди Мәмдүдә апа.

Берничә елдан ул Талипның вафаты турында ишетә. Үзе дә башка тормышка чыкмый…

ИРЛЕ КЕШЕЛӘРДӘН ДӘ ЯХШЫРАК ЯШИ

Ирдән аерылып зар елап ятмый Мәмдүдә. Ат  асраудан да туктамый. Чөнки ул башка авылларга эшкә йөрергә төп транспорт чарасы була. Мәмдүдә апа яңа йортлы булу теләген чынга ашыру өчен абзар тутырып мал асрый. Бура өчен агачны да урманга барып авыл ир-атлары белән үзе әзерли. Кул пычкысы белән агач кистек, дип искә ала. Пилорамада такта ярганда да агачның юан башыннан үзе күтәрә торган була. Урыслар арасында яшәмим дип, туган авылына да, башка җиргә дә күченми, биредә өр-яңадан тормыш көтә башлый. Берничә елдан яңа йортлы, мунчалы, абзарлы була. Күп итеп терлек асравын дәвам итә. Кул белән чабып сигезәр трактор арбасы печән хәзерли.

Әнә шулай, гомере буе эш аты була Мәмдүдә. Эшендә дә сынатмый, хуҗалыгын да ирле кешеләрнекенә караганда да ныграк алып бара. Шунысы гына күңелен әрнетә, законнар үзгәрү сәбәпле, 38 ел ветеринар булып эшләп Хезмәт ветераны исемен генә алалмый.

МӘМДҮДӘ-МАША

Гомере буе урыслар арасында яшәсә дә, Мәмдүдә апа биредә күптән үз кешегә әверелгән. Үзең әйбәт булсаң, башкаларның да сиңа мөнәсәбәте шундый була, ди. Ул христианнарның бәйрәмнәрен дә хөрмәт итә. Үзебезнең мөселман бәйрәмнәре вакытында да өйгә таба исе чыгармый калмый. Күрше-күлән, авылдашлары белән дус яши.

– Урыс авылында яшим дип, мин татарлыгыма хыянәт итмәдем. Ялгызыңа авыр, әйдә гаилә корыйк дип сүз катучы ир-атларга юк дип катгый итеп әйтә белдем. Русчам чамалы булса да, һәркем белән уртак тел табарга тырыштым. Гомумән, Иске Чекалда миңа туган авылым Исәнбай кебек үк якын. Юл өстендә урнашкан, табигате бай, – ди Мәмдүдә апа.

Авылдашлары да аны бик хөрмәт итәләр, “безнең Маша апа” дип йөртәләр.

...75 яшенә якынлашса да, ул әле дә эшсез тормый. Бал кортлары тота, бакча үстерә. Сарапулда яшәүче бердәнбер кызы Эльмирага, оныкларына олы терәк булырга тырыша.

– Аллаһы Тәгалә туганчы ук маңгаеңа язмышыңны яза, диләр. Димәк, минеке шундый булган. Моңа үкенергә кирәкми, – ди ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев