Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Хәния Фәрхинең әнисе: "Кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез инде"

Башкортстанның Тәтешле районында Хәния Фәрхи истәлегенә куелган һәйкәлне әнисе дә барып күргән

Башкортстанның Тәтешле районында Хәния Фәрхи истәлегенә куелган һәйкәлне әнисе дә барып күргән. Бу турыда җырчының  сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр итә.

"Газиз әниемә Кояшымның һәйкәлен бүген генә күрергә насыйп булды. Әй Ходаем, никадәр сабырлык, көч кирәк әнием синең кебек изге күңелле, мәрхәмәтле, кайгы-хәсрәтләрне күтәрергә. "Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез, балакаем, кояшта бик эсседер инде сиңа басып торырга" дип күз яшьләре түкте газизем. Бу араларда бирештең шул әле, газизем. Хәерлегә генә булсын инде, хәерлегә генә" дип язган ул.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев