Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Көчек авылында батыр хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды

Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган улы Рөстәм Нигъмәт улы хөрмәтенә урын алган истәлек тактасы ул

Көчек авылында Роза Шәрипова яши торган йортка керү уңаенда күптән түгел мемориаль такта барлыкка килде. Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган улы Рөстәм Нигъмәт улы хөрмәтенә урын алган истәлек тактасы ул. 

–    Тумышым белән әлеге авылдан булмасам да, Таҗикстаннан Көчеккә кайтып яши башлавыбызга да 25 ел булды инде. Шуңа туган авылым кебек якын ул минем күңелгә. Рөстәм дә бик ярата иде авылны. Армия хезмәтеннән кайткач төрле эшләргә дә йөрде. Әмма бераздан Екатеринбургка китәргә карар кылды, – дип сөйли Роза апа.  

2023 елда контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә улы. Моннан бер ел элек, 5 ноябрьдә, батырларча һәлак була. Башкортостанның Учалы авылында җирләнә. 

–    Улымның кабере дә еракта булгач, истәлек тактасын бик тә куйдыртасы килде. Сагынуны басар өчен бер чара булыр дип уйладым. Яхшы кешеләр ярдәме белән ниятемне тормышка ашыру насыйп булды. Менә хәзер улым өйдән чыгып киткәндә озатып кала, кайтканда каршы ала мине, – ди Роза апа. 
Мемориаль тактаны ясаткан шушы авыл егете Марс Камалиевка бик тә рәхмәтле ул.

–    Минем хыялымны чынбарлык итүдә аның ярдәме бик зур булды.  Дуслыкның кадерен белүче игелек иясе дип әйтер идем Марс турында, – ди Роза апа.  
Күптән түгел авыл халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары, якыннары катнашында истәлек тактасын ачу тантанасы узган. 

–    Улым Рөстәм турында бик күп җылы сүзләре әйтелде анда. Ватан иминлеге өчен гомерен биргән хәрби буларак кына түгел, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган яхшы кеше буларак та искә алулары горурландырды да, дулкынландырды да, – ди Роза апа. 
Чараны оештыручыларга, аерым алганда, авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллинага, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алия Гатауллинага, авылның ветераннар советы рәисе Гөлшат Камалиевага, мәдәният йорты хезмәткәрләре Ралина Вәлиева һәм Алсу Тимербаевага бик тә рәхмәтле ана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев