Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Корсаклы килеш ташлады..

Балдагын өстәлгә куйды да китеп барды.

Ирем белән бер-беребезне балачактан бирле беләбез. Бергә үстек, бергә укыдык. Мәхәббәтебез дә гомерлек булыр дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Әллә бәхетебезгә күз тидеме икән?

Өйләнешкәннән соң дүрт ел бергә яшәдек, әмма балабыз булмады. Башта озак кына уза алмадым, узгач балам төште. Һәм, ниһаять, Ходайга ялварганнан соң, ул мине ишетте. Тик шатлыгым озакка бармады, 7 айлык авырым булганда ирем ташлап китте. Китүенең сәбәбен «мәхәббәт бетте, сине яратмыйм» дип аңлатты.

Балдагын өстәлгә куйды да китеп барды.

Кая киткәне тиз ачыкланды. Балалы хатынга йортка кергән. Ул хатын йөкле булуымны бик яхшы белсә дә, бу факт гаиләбезне җимерергә комачау итмәгән. Иремне озак үгетләдем. «Балабыз тулы гаиләдә үсәргә тиеш, акылыңа кил, өйгә кайт», – дидем. Ләкин ул бөтенләй миннән читләште. «Мин сине туганым кебек кенә яратам», – диде. Янәсе, безнең арада хисләр ташкыны юк. Югыйсә бар да яхшы иде. Беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Һәрвакыт ул дип яшәдем.

Ирем киткәч, яшәүләре бик авыр булды. Бигрәк тә бала тугач «беттем». Депрессиягә бирелдем. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Хәзер улыбызга – 5 ай, тач әтисе. Кызганыч, әтисе генә сирәк килә. Ярты сәгатькә кереп чыга, анысы да көндез. Мөгаен, төшке аш вакытында теге хатынга сиздермичә 
киләдер. Ял көннәрендә бөтенләй килгәне юк. Әлегә без – законлы рәвештә ир белән хатын. Аерылышу турында ул да, мин дә сүз кузгатканыбыз юк...

Мин инде бу хәлләр белән килештем кебек. Тик ни өчен ул баласы янына сирәк килә? Нигә ул аның янында озаграк утырмый? Ни өчен кеше тик торганда кинәт 180 градуска үзгәрде? Башка хатынга гашыйк булу үз хатыныңны күрә алмау дигән сүзмени? Ул минем белән сөйләшми дә бит. Мине чит кеше итеп күрә. Башымда мең дә бер сорау, җавап бирүче генә юк.

Алга таба ничек яшәргә? Кемнән киңәш сорарга да белмим. Бәлки газета укучылар төпле киңәш бирер дип өметләнәм. 

Фото: pixabay.com

ГӨЛНУР, Мамадыш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев