Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

"Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам.."

"Монысы да хыянәт итте"

Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте. 

Күптән түгел эштән соң иптәш кызым белән кафега барырга уйладык. Тик башта иремә шалтыратып, аның кайда булуын сорадым. Ул дус егете белән кафеда утыруларын әйтте. Кафега керсәк, ерак почмакта ирем утыра. Ә янында – җен кебек ямьсез, иреннәрен кабарткан, кыска итәк кигән бер кызый! Күземә күренәдер дип, кабат иремә шалтыраттым. Ул кулына телефонын алды да, китеп сөйләшергә диптер инде, торып басты. Ирем безне күрмәсен дип, кафедан чыгып киттек.

«Икебезгә генә күңелсез, иптәш кызым белән сезнең янга киләбез хәзер», – дим иремә. «Без китәргә җыен-дык инде», – ди бу. Без боларның артыннан барырга булдык. Ирем теге кыз белән бер йортның подъездына кереп китте. 20 минут буе көттек, ләкин ирем чыкмады. Әгәр ул аны озатып кына куярга теләгән булса, шундук чыгар иде. Әмма ул күренмәде. Телефонына шалтыраттым – җавап бирмәде. Шулай булгач, аларның нишләгәннәре аңлашыла инде...

Өйгә кайттым да уйга калдым. Мин башкалардан бер дә ким түгел бит. Түшәктә дә дәртле, теләсә ни кылана алам. Чибәрлегем дә бар. Өем җыештырылган, ашарга пешкән. Нигә соң ирләрем миңа хыянәт итә? Башта сәбәп ирләрдә дип уйлый идем. Хәзер инде шикләнә башладым. Барысы да хыянәт итә бит. Минем дә башкалар кебек үк матур гаилә корасы, сәламәт балалар табасы килә. Яшем дә бара... Инде нишләргә? Ирем әле-гә мин белгәнне белми. Аның белән аерылышып, яңа ир та-будан, кабат кияүгә чыгудан мәгънә күрмим. Бишенчесе дә хыянәт итсә? Нишлим, бирегез киңәш!

Фото: pixabay.com 

Гөлүсә, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев