Кырындыдан ветеран мөгаллимә юбилеен бәйрәм итә
Башкортостан кызы Ифаданы язмыш җилләре моннан күп еллар элек Кырынды авылы белән бәйли. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган дипломлы яшь белгечне шушы авылга башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Әнисенең өлкән кызын бик тә икътисадчы итеп күрәсе килә. «Әни белән кич буе мәсьәләләр чишкән вакытлар - әле дә күз алдымда», ди Ифада....
Башкортостан кызы Ифаданы язмыш җилләре моннан күп еллар элек Кырынды авылы белән бәйли. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган дипломлы яшь белгечне шушы авылга башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр.
Әнисенең өлкән кызын бик тә икътисадчы итеп күрәсе килә. «Әни белән кич буе мәсьәләләр чишкән вакытлар - әле дә күз алдымда», ди Ифада. Әмма кызның теләге икенче була, ул үзен бары укытучы итеп күз алдына китерә. Хәтта «Яшь ленинчы» газетасына «кайда укытучылар әзерләгәннәрен хәбәр итсәгез иде» дип хат та юллый кыз. Алабуганың озын юллары да куркытмый аны. "Авыр сумкаларны күтәреп, тугызар транспортка утырып Алабугага көч-хәл белән килеп җитә идем", дип искә ала ул студент елларын. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алганнан соң яшь укытучыны Кырындыга эшкә билгелиләр. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыл, чит коллектив... Әлбәттә, җиңел булмагандыр... Әмма Ифада бар күңелен эшкә бирә, авыл халкы, әти-әниләр, хезмәттәшләре, иң мөһиме, укучылар белән бик тиз уртак тел таба. Төп эшеннән тыш, оештыру эшләрен алып бара, соңрак директор урынбасары булып эшли. Мәктәп җитәкләү дилбегәсен тапшыргач та аны нык тота ул.
Һәр укучыны тигез күргән, бала күңеленә ачкыч таба белгән, алар белән нинди чара уздыруга алынса да, аны җиренә җиткереп башкарган укытучы апаларын укучылар әле бүген дә олы хәрмәт белән искә алалар.
- Бер кочак Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары - хезмәтемнең җимешләре, - ди Ифада. - «Иң яхшы укытучы» грантына ия булуым белән дә горурланам.
Лаеклы ялда булса да, Кырынды мәктәбендә эшләгән ветеран мөгаллимнәрнең әле дә игътибар үзәгендә булуларына да сөенүен яшерми.
- Мәктәбебез күптән башлангычка гына калса да, безне бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Мәктәп ишеген ачып керүгә мин янә белем дөньясына чумам. Укучыларым күз алдына килә, аларның килеп кочаклаулары искә төшә. Гомер буе укыткан кабинет та әле һаман минеке кебек, - ди Ифада.
Чит җирләрдән килгән кыз гаилә бәхетен дә Кырындыда тапты. Авылның җырчы егете Дәрсилгә кияүгә чыгып ике балага гомер бүләк иттеләр. Әмма Дәрсилнең генә гомере кыска булды. Ул, 39 яшендә Ифаданы ике бала белән тол калдырып, мәңгелеккә күчте.
- Әле ярый, шул вакытта каенанам Мөгалимә булды. Өйгә "тере" йозак, балаларга терәк, миңа да олы таяныч булды ул, - ди Ифада.
Көчле рухлы, бик тә тырыш Ифада - бүген бәхетле әни һәм ике оныгының яраткан әбисе. Яллар җиткән саен улы Марсель, кызы Эльвира гаиләләре белән кайтып җитәләр. Әле бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән дә яшиләр алар. Ифадага 60 яшь тула. Югалтулар, күп сынаулар аша шушы яшеңә килеп җиттең, Ифада. Алга таба авырлыклар күрми, балаларыңа сөенеп яшәсәң иде.
Фирая ӘХМӘТҖАНОВА.
Тирсә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев