Арабыздан киткәненә сигез ел...
Язмыш бүләк иткән зур бүләкне –
Иж-Бубыйлы тарих битләрен –
Килер буыннарга өйрәтмичә,
Юк, бу җирдән мин һич китмәмен…
Шушы җирдә тудым, максатым үтәлде,
Сукмагыңнан горур атладым:
Һәр башкарган гамәлләрем якты,
Сөенечтә атты таңнарым.
Халкым өчен бирдем гомеремне,
Эшлим, дисәң, эшләр җитәрлек.
Гомер озын, дип йөрмә икән,
Бер уйласаң, исең китәрлек.
Армый-талмый башкарган эшләрне
Яшь буынга горур илтегез,
Минем кебек чиста намус белән,
Үкенмәслек итеп китегез!
«Бу бәетне озак еллар бергә эшләгән дустым Резиләнең якты истәлегенә багышладым», – дип язган 2018 елның гыйнварында ветеран-педагог Нәсимә Сипова.
Быел авыл халкының мәнфәгатьләре белән янып яшәгән, авылдашларының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган милли җанлы остазыбыз Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә эшләгән педагог Мадишина Резилә Җәүдәт кызына (1961 - 2018) 65 яшь тулган булыр иде.
Башта медицина юнәлешендә белем алса да, балаларга булган мәхәббәте аны мәктәпкә алып килә. Балалар бакчасында эшләп чыныгу алгач, мәктәп дөньясына "чума" ул: география фәнен укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була.
Резилә Җәүдәт кызы Мадишина (Хәлиуллина) 1961 елның 9 февралендә ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Балалар бакчасына йөреп, 1968 елда Иж-Бубый урта мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 1978 елда туган авылында урнашкан балалар туберкулез санаториесендә тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1979 елда Сарапул медицина училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлаган кызны 1981 елда Ижау шәһәренең 1нче клиник хастаханәсенә шәфкать туташы итеп эшкә билгелиләр. Шул ук елның ноябрь аенда, гаилә кору сәбәпле, Резилә Җәүдәт кызы үзенең туган авылы Иж-Бубыйга әйләнеп кайта һәм 1нче номерлы махсус төзү-монтаж поездының балалар бакчасына (ССМП) тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. 1987 елда шул ук балалар бакчасында тәрбияче вазифаларын башкара, 1995 елда, читтән торып, Яр Чаллы дәүләт педагогия институын тәмамлый.
Резилә Җәүдәт кызы 1997 елның 1 сентябреннән туган мәктәбенә педагог-оештыручы булып эшкә килә. 1999 – 2000 елларда эстетик тәрбия бирү буенча, 2001 – 2013 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын намус белән башкара. Шулай ук читтән торып укып, география фәне укытучысы һөнәрен үзләштерә һәм 2000 – 2017 еллар дәвамында балаларга шул фән буенча белем бирә. Тырыш хезмәте өчен география укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Әгерҗе район Башлыгының Мактау грамотасына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының Мактау грамоталарына лаек була.
Резилә Җәүдәт кызы тарафыннан оештырылган чаралар югары дәрәҗәдә башкарыла. Йөрәге кушкан хезмәтенә соңгы көненә кадәр тугры кала.
Кече ватанының милли җанлы ватанпәрвәре буларак,Резилә Җәүдәт кызы “Туган як табигатен һәм тарихын өйрәнү өчен уку китабы” дигән география дәреслеген бастыра һәм ул 5-7нче сыйныфлар өчен дәреслек буларак киң кулланыла.
Шулай ук Иж-Бубый урта мәктәбенең бай тарихын язуда да зур хезмәт куя. Аның тарафыннан “Бертуган Бубилар исемендәге мәктәп тарихы”исемле хезмәт языла.
Тарихка кереп калган бөек исемнәр янәшәсенә, гаять күп эшчәнлек таләп иткән материалларны туплап, зур хезмәт башкарган Резилә Җәүдәт кызы Мадишинаның да эшчәнлеге, хезмәте лаеклы урын алды. Зур хезмәт таләп иткән йокысыз төннәр, ялсыз көннәр бәрабәренә язылган бу тарих.
Арабыздан киткәненә сигез ел... Аның рухы якташлары күңелендә хаман яши. Игелекле эшләре онытылмый - алар бүген дә ихлас хезмәт үрнәге булып тора. Халык аны һаман да җылы һәм рәхмәт хисләре белән искә ала, аның исеме - кайгырту, җаваплылык һәм туган җиргә фидакарь мәхәббәт символы булып яңгырый. Без аның зирәклеген, игелекле сүзен, тирә-яктагы һәркемне берләштергән үзенчәлекле энергиясен тоеп, сагынып яшибез.
Резилә Җәүдәт кызының килендәшләре үтенече белән язылган.
Җиде килен гел бер туган кебек
Апа-сеңел кебек яшәдек
Ирләр туган булгач бер кайчан да
Авыр сузләр белән дәшмәдек.
Хәрвакытта ачык куңел белән
Җыелышып кайттык без өйгә
Бергә яшәүләре күңелле дә
Кайгы җиле исә, эх нигә?
Югалттык без сине, Резиләбез,
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Йөрәк януларын басар өчен
Даруларын кайдан табарга.
Үзең уңган, гади, кешелекле
Көләч йөзең хәрчак елмайган.
Авыр хәзер безнең йөрәкләргә,
Туганкаем, сине бит жуйгач.
Хөнәрең дә авыр, бик кирәкле
Укытычу идең, кадерле.
Кәбереңне күргән саен синең
Өзеп аласың шул бәгырьне.
Алты килен калдык, синең урын
Йөрәкләрнең иң-иң түрендә.
Кәберләрең якты булсын синең,
Урыннарың ожмах түрендә.
Сагынабыз сине барыбыз да
Кызларыңа-әни-син кирәк.
Оныкларың әби дигән чакта
Әй, бигрәк тә өзелә үзәк.
Заил энекәш тә ялгыз канат
Яраланган коштай өзелә.
Сабыр бул, дип аны юатканда
Төер тора тамак төбенә.
Күз яшьләрен тыеп торып булмый
Әй, ачы да инде газабы.
Әй Ходаем, беркемгә дә бирмә,
Югалтулар була яралы.
Яраларны төзәтергә янда
Эх, килендәш, узең булсаңчы!
Бергә-бергә гөрләп яшәр идек
Язмышлардан узмыш булсачы!
Сабырлыклар сорап дога укыйм,
Йөрәкләрем әрнеп янганда.
Резиләбез, оҗмах кошыбыз син,
Төшләрдә кайт әле сагынганда.
Әй Ходаем, бирмә кабат кайгы,
Тигезлектән бер үк аерма,
Ялгыз канат итмә сөйгәннәрне,
Йөрәкләрне кабат яндырма!
Сабырлык бир, Ходай, җаннарга.…
Инзиля Галиуллина, 2018 ел.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев