Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әни кеше 3, 9 һәм 11 яшьлек өч улын елгада батырып үтерергә маташкан

39 яшьлек хатын балаларын текә ярдан суга төртеп төшергән

1 сентябрьдә Төньяк Осетиянең Киров районындагы Змейская станицасында 39 яшьлек хатын 3, 9 һәм 11 яшьлек улларын елгада батырып үтерергә, аннары үз-үзенә кул салырга маташа. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әни кеше улларын Терек елгасының текә яры янына алып килә. Бер баласын шунда ук суга төртеп төшерә. 9 яшьлек малай ботакка ябышып калырга өлгерә. Олы малай исә ярдәм эзләргә китеп бара. Ул узып баручы машинаны туктата һәм барысын да сөйләп бирә. Машина йөртүче экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Әнисе елгага төртеп төшергән баланы да табалар, аны аңына китерәләр.

Балаларның барысын да хастаханәгә алып китәләр, әни кешене сак астына алалар. Җинаять эше ачыла. Опека органнары тикшерү башлый, балалар белән психологлар һәм табиблар эшли.

«Балаларның физик травмасы юк, ләкин эмоциональ халәте бик катлаулы. Мин кичә алар янына бардым. Балалар белән хастаханәдә булдым. Малайлар бик курыккан. Алар әниләренең кисәк кенә шулай эшләвенең сәбәбен аңламый», — дип сөйли биредә бала хокуклары буенча вәкил Артур Кокаев.

Артур Кокаев сүзләренчә, малайлар бер-берсенә бик ияләнгән, гел бергә йөриләр. Психолог белән эш төгәлләнгәч, аларны балигъ булмаган балалар өчен социаль реабилитация үзәгенә урнаштыралар. Үз мәктәпләренә әлегә кайта алмыйлар, үзәктәге мәктәптә укыйлар. 39 яшьлек хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал. Балаларның язмышын опека органнары хәл итәчәк. Шунысы билгеле — балаларны бер-берсеннән аермаячаклар.

«КП» хәбәрчесе ачыклаганча, балалар тулы булмаган гаиләдә үсә. Әни кеше аларны ялгызы гына тәрбияли. Туу турында таныклыкта «атасы» графасында сызык кына куелган. Ләкин гаилә начарлар рәтендә түгел. Малайлар әниләре һәм әбиләре белән өйдә яши. Опека вәкилләре өйдә булган, биредә бар әйбер дә җитеш булуын ачыклаганнар. Өйдә чиста, суыткычта азык-төлек тә бар. Әни кеше озак вакыт дәвамында ветеринария клиникасында эшли. Бер атна элек клиниканы ябалар, хатын эшсез кала.

«Бу хатын бернинди хисапта тормый. Психик авырулар белән белгечләргә мөрәҗәгать итмәгән», — дигәннәр прокуратурада.

Сайтның үз чыганагы белешмәсе буенча, әлеге фаҗига көнкүрештәге конфликттан соң килеп чыккан. 39 яшьлек хатын өлкән яшьтәге анасы белән талашкан, аннары балаларын алган да елга янына китеп барган. Туганнары исә өйдә мондый низаг булуын белми, алар әлеге хәлгә бик гаҗәпләнә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев