Әнисе улына бәет язган
Танылган шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың йөкле булуы, соңрак Мәскәүгә бала табарга китүе хакында моңа кадәр язган идек инде. Барлык халык та Тимергалиевлар гаиләсе өчен сөенде. Лилиянең йөклелеген, тормыш иптәше Ришатка ул бүләк итә алуын могҗизага тиңләделәр. Ни кызганыч, май аенда дөньяга килгән Салаватның җирдәге тормышы бик кыска булган.
13 майда туган сабыйның гомере 2 июньдә өзелә. Бу хакта Лилия Сәлахова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә һәм улына багышланган бәет тә яза.
Лилиянең язылучылары исә аңа сабырлык тели. Без дә бу теләкләргә кушылабыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев