Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сихер бар ул... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Каравы да шомлы хәтта

Күңел өчен авыррак тема күтәрергә булдым әле. Сихер турында ни беләсез, дуслар?!

Мин Коръәндә язылганнан кала берни дә белмим. Аллаһка шөкер! Үз тормышымда белергә язмады. Моннан соң да язмасын!

...Ә кичә бер таныш хатын-кыз шалтыратты. “Өебездә менә шундый булавкалар табылды. Аулак бер бүлмәдә, мәче статуэткасы астыннан килеп чыктылар. Нишләргә киңәш бирәсең?!” диде. Әллә ничек югалып калдым. Күренеп тора: булавкалар бер-берсенә, нык беркетелеп (җилем белән дә, ахрысы”, чыгып булмаслык киртәләргә охшап калганнар.

Каравы да шомлы хәтта. Мин "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләрен өчәр тапкыр укып, булавкаларны урамга алып чыгып җиргә күмәргә куштым. Җиргә күмгәндә сихер шомлыгыннан, зарарыннан саклавын-яклавын, зәхмәтеннән аралавын сорап Аллаһка ялварып дога укырга тиешлеген әйттем. Булавкаларны куючыга хөкемне бер Раббыбызга тапшыруын әйтеп...

Бу хәлне тормышта төрлесен күргән олы яшьтәге хатынга сөйләгән идем дә: "Сихер барлыгы бәхәссез дә аңлашыла! Бар ул! Явыз күңелле кешеләр эше. Көнчелек, хөсетлек, зәһәрлек коралы... Безнең әти сугыштан соң әниебезгә өйләнә. Сугышка кадәр өйләнгән хатыны турында үлгән дигән хәбәр алганнан соң. Ә ул ялгыш таралган сүз була. Беренче хатынның исән икәнлеген белгәч тә, әти икенче хатыны белән торып кала. Беренче хатын авылга эзләп кайта, гомер буе әтидән үч алып яши. Сихер ярдәмендә. Ахырдан әти үлә... Япь-яшь килеш", – дип үз хикәятен сөйләде... 
Ә сез, дуслар, сихер турында ниләр ишеткәнегез бар?!

Нәсимә Садыйк, Шәһри Казан

Фото: https://freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев