Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Шулчакта үләм дип уйладым»: 13 ел элек булган фаҗига тормышны икегә бүлә

Бар да үзеңнән тора!

Балтач районының Арбаш авылында гомер итүче Ринат Вафин әнә шулай ди. Моннан 13 ел элек булган фаҗига аның тормышын икегә бүлә. Үз аякларында йөргән чак һәм бүгенге көн. Эссе көнне, бераз хәл керсен дип, суга сикергән 23 яшьлек егет хастаханә караватында уяна.

– Без гаиләдә өч бала үстек. Абыемның гына гомере озын булмады.16 яшендә авырып китте ул. Без аның белән кечкенәдән спортны яраттык. Көрәшеп тә йөрдек. Абыемның имгәнүләре дә булгандыр. Аягы бик каты сызлый башлагач, аны хастаханәгә салдылар. Табиблар сөяк яман шеше диагнозы куйды. Аягын кискәч, терелер кебек иде. Тик гомерен саклап кала алмадылар, – дип искә ала Ринат. Егет белән күңелсезлек 2010 елның эссе җәендә килеп чыга. Ринат дуслары белән су коенырга чыгып китә. Үзе белән ни булганын әле дә аңламый ул. Йөгереп килеп суга сикергәнен һәм бата башлавын гына хәтерли ул.

– Кул һәм аякларым эшләми башлады. Сөйләшә дә алмыйм. Иптәшләремне чакырасым килә, тик булдыра алмыйм. Әкренләп бата башладым. Су астына төшәм дә аннан тагын өскә күтәреләм. Менә шулчакта үләм дип уйладым. Ә үләсе килми икән ул. Тизрәк Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүен сорап, бар белгән догаларымны укый башладым, – ди ул. – Минем белән ни булганын башта дусларым да аңламаган. Бата башлаганымны күреп, ярдәмгә ашыкканнар. Әле ярый алар булган. Яр буена өстерәп алып чыгып, табиб чакыртканнар. Ринат хастаханәдә аңына килә. Табиблар артык өметләндерми, якыннарына егетне өйгә алып кайтырга киңәш итәләр. Бер көннән артык яши алмас, диләр. Әмма берсе аның гомере өчен көрәшергә була. 9 көн Арча хастаханәсендә ятканнан соң, Ринатны Казанга җибәрәләр. Тормышка яңадан кайту шунда башлана. Аңа яңабаштан яшәргә өйрәнергә туры килә. Егет бер елга якын хастаханәдә дәвалана.

– Беренче тапкыр инвалид арбасына утырып урамга чыгуыма ничек сөенгәнемне белсәгез! Барысына да риза идем. Яшисе килү теләгем көчле булды. Шатланудан күңелем дә тулды, – ди Ринат. – Шөкер, авыр чагымда гел ярдәм итеп торучыларым күп булды. Ул чакта кыен иде. Үземне сабыр булырга өйрәттем. Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндем. Сәламәтлегемне кайгыртырга кирәк, дип үземә сүз бирдем. Гел күнегүләр ясый башладым. Махсус шөгыльләнә торган җиһазлар алып куйдым. Мәскәү табиблары, аягыңа басачаксың, дип тә сөендереп тора. Кем белә? Бәлки басармын да әле… Алдагысын берәү дә белми. Әле кайчан гына кая барып бәрелергә белмәгән Ринат инде гаилә корып, сабыйлар үстерә. Кенәбаш кызы Галия белән башта дуслашып йөриләр, аннан гаилә коралар. Сөйгәненең беренче никахтан туган сабыен да үз кызы итеп кабул итә ул.

– 2019 елда гөрләтеп туй ясадык. Мин өйләнгәч, әти белән әнигә мәшәкать кимеде. Төп йортта бергә гомер итәбез. Тормышыбыз түгәрәк, бер-беребезне аңлап яшибез. Галия миңа яшәр өчен көч бирә. Тормышым бөтенләй үзгәрде. Үземнең кирәклегемне белеп, яратучым барын тоеп яшим. 2023 ел безне бик бәхетле итте. Галиям миңа тупырдап торган игезәк уллар – Әмир һәм Сәмирне алып кайтты. Шулар белән мәш киләбез. Тормыш кечкенәләр тирәсендә бөтерелә, – ди Ринат. – Яхшы уйлар белән генә яшәсәң, тормышның матурлыгын аңлап була. Мин язмышка хәзер рәхмәт укыйм. Тормышын аңларга өйрәткәне өчен рәхмәт. Сынаулардан соң бәхетле көннәр киләсен онытмагыз!

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев