Соңгы ике көндә бик авыр хәлдә булган
Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән. Бу хакта көрәшчеләрнең мессенджер төркемендә хәбәр ителде.
Ильяс Галимовта коронавирус табылган иде. Ул соңгы ике көндә бик авыр хәлдә булган, дип хәбәр итә журналист, «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров.
Ильяс Галимов - көрәшче һәм хөкемдар, 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, 2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы.
Фото: http://nashcheremshan.ru/
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев