Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Яшь аермасы мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итә?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова үзенең киңәш-фикерләре белән уртаклашты

"Яшь аермасы" темасы соңгы арада аеруча күп очрый башлады. Укучыларыбыз да бу темага күп яза. Чынлап та, яраткан кешең синнән 10-15 яшькә өлкәнрәк яки кечерәк булса нишләргә соң?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова үзенең киңәш-фикерләре белән уртаклашты:

- Тормышта һәркемнең үз юлы. Һәм “яшь аермасы” дигән төшенчә архаизмга әйләнеп бара. 10, 15 яшькә олырак яки кечерәк, кем өлкәнрәк яисә яшьрәк - бу мөһим түгел. Иң мөһиме - кешеләрнең бер-берсен аңлавы, уртак темалар, гамәлләр һәм ике кеше арасындагы мәхәббәт. 

Әгәр ир-ат хатынының әнисе белән уртак телне тизрәк таба, уртак темалары күбрәк була икән, монда уйланырга урын бар. Димәк, ике кеше арасында нидер җитешми. 

Шуны истә тотарга кирәк:
1. Күбрәк бер-берең белән булырга, ялга барырга, бергә фильмнар карарга кирәк.
2. Бәхетле гаилә - ул зур тырышлыкның татлы җимеше.

Чыганак: Шәһри Казан 

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев