Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Юл фаҗигасендә ятим калган бала: «Әнинең каты итеп кычкырганын гына ишеттем»

Алар Казаннан Арчага кайтырга дип утырган машина юл фаҗигасенә эләгә

Гөлсинә Нәҗметдинованың җидесен үткәрделәр. Аның 16 яшьлек авыру баласы – кызы Зилә ятим калды. Алар Казаннан Арчага кайтырга дип утырган машина юл фаҗигасенә эләгә. Йөртүче янәшәсендәге 18 яшьлек егет – операция өстәлендә, аның артында утырган 52 яшьлек Гөлсинә апа шундук вафат була. Машина йөртүче һәм аның артында утырган ир-ат җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла. Зиләнең аягы ике урыннан сына, ул аңын югалта. Тик аңарчы әнисенең каты итеп кычкырганын ишетеп кала…

– Гөлсинә апа – әнием Кәримәнең бертуганы. Зиләне апабыз үзе генә үстерде, – дип сөйли Кәримә апаның кызы Миләүшә. – Арча районының Түбән Аты авылында яшиләр иде. Гөлсинә апа, баласы авыру тугач, аны еш кына Казанга йөртте. Сеңлемдә ДЦП диагнозы, өстәвенә күзләре дә начар күрә, аяклары да тыңлап бетерми. Соңгысында Гөлсинә апа Зиләне өч көн буе, юлда машина тотып, Арчадан Казанга алып килә. Тик өч көн йөрсәләр дә, тиешле табибка керә алмыйлар. Иртәгә тагын килегез, дип кайтарып җибәрәләр…

Гөлсинә апаны Түбән Аты авылында җирлиләр. Күмү чыгымнарын авылдашлар бергәләп күтәрә. Үзләре шулай хәл итә. Авыл халкы бу хәсрәтне авыр кичерә. Барысы да Зилә өчен борчыла.

– Гөлсинә апа ике ел элек Арчадан ипотекага фатир алып, шунда күченеп китте. Баласын йөртер өчен дип машина да алган иде. Ерак юлга үз машинасы белән чыкмаган инде. Бар теләге Зиләне кеше итү иде. Баласын сәламәтләндерү өчен барысын да эшләде. Кызганыч, яшьли китеп барды. Кыз балага әни бик кирәк. Авылга фаҗигагә эләккән машина йөртүче ир-ат килде. Ул көнне аның үзенең дә улы һәлак булды, – дип сөйләде Түбән Аты җирлеге башлыгы Резеда Батталова.

Зилә хәзер туганнары белән. Миләүшә хастаханәгә килгәнче, кыз өзгәләнеп әнисен көтә. Табиблардан, психологлардан да аның хакында берәр яңалык сорый. Тик берсе дә берни әйтми. Ишектән Миләүшә апасы килеп керүгә: «Ичмасам, дөресен дә әйтмиләр, мин сизәм, нидер булган», – ди…

– Әниеңне җирләдек. Өчесен уздырачакбыз, җидесен, дидем. Аны хастаханәдән чыгардылар. Гөлсинә апаның ашын фатирларында уздырдык. Әлегә ипотека бурычлары артмасын өчен гариза язып кайттык. Зиләләрнең туганы булсам да, мин бит документта беркем түгел әле. Опекунлык рәсмиләштерсәм, фатир бурычларын иминият аша түләтүне дә юллар идем. Апабыз, тырышып, баласына булсын дип алды бит аны. Зиләне үзебезгә Казанга алып китәчәкбез, – ди Миләүшә. – Ирем дә каршы түгел. Без башкача эшли дә алмас идек. Үз туганыбыз бездән артык түгел. Гөлсинә апа миңа, берәр нәрсә булса, Зиләне ташлама, дип гел әйтеп торды. Мин апама вәгъдә бирдем.

Миләүшә Зиләне көчле рухлы, бик акыллы кыз ди. Машина йөртүче килеп, хәлләрен сорашкач та алар икәү бергә киңәшләшкәннәр. Уртак фикер – аңа үпкәләмәскә!

– Ул гаилә бездән гафу сорады. Ярдәмебездән ташламабыз, диделәр. Үзләренең дә хәсрәтле чаклары. Шулай да безгә килергә көч таптылар. Ул кешене төрмәгә утыртып кемгә җиңеллек килә соң? Зиләгә – әнисен, үзләренә улларын кайтарып булмый. Җаннарны телгәләмәскә булдык. Сеңлемнең үз авырулары янына сызланулар, аяк сыну өстәлде. Уң аягында аппарат тора. Аны өч ай буе салмыйча йөрисе. Аягы ике җирдән сынган. Тернәкләндерү өчен шактый акча кирәк булачак. Хәзер иң мөһиме – Зиләбезне аякка бастырып, аның янәшәсендә ярдәм итеп яши алсак иде, – ди Миләүшә.

 

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев