Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА: Әни ягыннан нәселебез озын гомерле

«Без гаиләдә дүрт кыз үстек..»

Әнием Нәдитҗә 100 яшен тутырып бакыйлыкка күчте. Картайганчы хәрәкәттә булды, кулыннан эш төшмәде. Аның сеңлесе Зәйтүнә апа 92 яшенә кадәр гомер кичерде. Шулай ук эштән тәм табып яшәде, үрнәк тормыш рәвеше алып барды. 

Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Апаларым Әнисә, Вәсимә, Мәхмүдә Ижауга китеп төпләнсәләр дә, мин авылны сайладым. Шәһәрдә гомер кичерсәләр дә, күңелләре һәрчак авылда булды апаларның. Җәен җыелышып кайталар иде дә, чиләкләр алып җиләк җыярга дип чыгып китәләр иде. Пиннек хәзерләү, дару үләннәре, гөмбә җыю – һәр сезонда туган авылыбызга кайтып үзләренә нигъмәтләр җыйсалар, миңа бакча һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Апаларым белән төн урталарына кадәр мул табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырган, кайвакыт бәхәсләшеп тә алган чакларны бик сагынам. 

Мәхмүдә апамнан кала, ул 85 яшендә авырып вафат булды, ике апам исән-сау әле, шөкер. Олы яшьтә булу сәбәпле, алар хәзер авылга кайтып йөри алмыйлар инде. Март аенда Әнисә апага 95 яшь тулды. Ул кызы тәрбиясендә яши. Әле өй эчендә йөреп тора, һуш-зиһене әйбәт, йөзендә дә бер генә җыерчык та юк! Күз генә тимәсен! Аны юбилее белән котларга баргач та әни яшенә җитәргә язсын дип теләдек. 

Вәсимә апама 92 яшь. Ижауга баргач аның янына да керми калганым юк. Телефоннан да хәбәрләшеп торабыз. Төпчек кыз миңа да быел 84 яшь тула. Шушы яшемдә дә әле бал кортлары тотуыма, җәй буе бакча үстерүемә, җиләкләр җыюыма, кыш буе чаңгыда йөрүемә сөенеп туялмыйм. Алга таба да елларга бирешергә язмасын иде әле. Ходайдан шуны сорыйм.  

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА.
Яңа Акхуҗа авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев