Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алия Карачурина ни өчен әле бу арада гына бәби туу яңалыгын көтмәскә куша?

Бәби табар алдыннан хатын-кызның хафалануы, борчылуы табигый, Алия Карачурина да шундый халәттә булуын әйтә

Җырчы Алия Карачурина, бәби табу срогы 31 мартка билгеләнгән булса да, әле бәбиләмәгән.

«Табиб, әле тагын 5 көнләп йөрерсең, диде, димәк, тынычланабыз һәм бу арада гына яңалык көтмибез», – дип мөрәҗәгать итә ул сторисларында.

Бәби табар алдыннан хатын-кызның хафалануы, борчылуы табигый, Алия Карачурина да шундый халәттә булуын әйтә. Кичә ире Ришат Төхвәтуллинның, кичке ашны өйдә ашамабыз, диюе кәефен бераз күтәргән.

«Бу көннәрдә каядыр чыгып китәсе килми, башланганын көтәм», – дигән Алия.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев