Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алия Төхвәтуллина йөкле икәнен ничек белүе турында сөйләгән

Бәби көткәнемне Карамалы-Гобәйдә узган җәйге концерт көнне белдем

Җырчы Алия Карачурина тиздән әни булу куанычы белән йөри. Әлеге шәхси тема турында язылучылары белән дә сөйләшә. Берничә көн элек Алия сәхифәсенә үзенең авырлы килеш төшкән фотоларын куйган иде. Бу юлы сторисларында йөкле икәнен ничек белүе турында язган, дип хәбәр итә "Интертат".

«Бәби көткәнемне Карамалы-Гобәйдә узган җәйге концерт көнне белдем. Ришатка әйтми торырга булдым, чөнки моның чыннан да дөрес булуына инанасым килде.

Биредә без дуслар белән Төркиянең Каш шәһәрендә ял итә идек. Бу инде – туйдан соң, алайса кайберәүләр анда теләсә нәрсә уйлап чыгара башлады.

Каш таулы урында урнашкан. Кунакханәләр дә шәһәрнең өске өлешендә. Үзәккә төшүе җиңел булды, ә менә кире кайтуы алай ук түгел.

Кунакханәгә кайтканда, мин эчемдә авырту тоеп алдым. Мондый хәл, гадәттә, цикл уртасында була торган иде. Әмма бу юлы авырту кискен иде.

Барысы да кайтып китте, без Ришат белән артта калдык. Ришат әле ул вакытта: «Бәлки, син йөкледер?» – дип көлде. Мин дә көлдем. Ришатка: «Бар, менә тор, мин сине куып җитәрмен», – дидем. «Аха, авырлы килеш сине монда ташлап китимме?» – диде. Без тагын көлдек.

Мин ахырдан гына ул мизгелнең нәкъ менә бәбинең берегү мизгеле булуын аңладым.

Төркиядән кайткач та бернинди үзгәреш сизмәдем. Карамалы-Гобәйгә кайттык. Айгөл белән рилслар төшереп йөрдек.

Ә биредә мин инде тест ясаганнан соң елмаям. Айгөлгә: «Барысы да тәртиптә түгел», – дидем. Тест сатып алдык.

Тест 2 сызык күрсәтте. Тагын берне ясадым – шулай ук күрсәтте. Ә концерттан соң мин тагын бер тест ясадым һәм бу хакта Ришатка сөйләдем.

29ы көнне иртән, авырлы булуыма төгәл инану өчен, анализлар тапшырдым. Әмма аның нәтиҗәләре сишәмбе генә билгеле булачак, дип әйттеләр.

Илгиздән электрон тест сатып алуын сорадык. Ул да уңай нәтиҗә күрсәткәч, шикләрем юкка чыкты», – дип сөйләгән җырчы.

Язылучылары Алиядән Ришатның реакциясе нинди булу белән дә кызыксынган. Алия ул видеоны башка көнне күрсәтергә вәгъдә биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев