Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Баһларның гаиләсендә куанычлы хәл

Гармунчы уллары Камил конкурста Гран-при иясе булган

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың гаиләсендә читраттагы шатлыклы вакыйга – аларның гармунчы уллары Камил конкурста Гран-при иясе булган. Бу хакта иҗади гаилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Башкортстанның Янаул районында «Моңга бай гармун бәйрәме» дип исемләнгән республикакүләм бәйге узды.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән якынча 100 гармынчы, музыкант катнашты. Улыбыз Камил яшүсмерләр арасында чираттагы гран-при бүләген яулады. Бәйгенең махсус бүләге – гармун һәм диплом тапшырылды.

Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын», – дип яза яшь гармунчының әнисе.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев