Дәрәҗәле фестивальдә – иң кыйммәтле бүләк
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Әгерҗедә узган зона этабында сәнгать мәктәбе укучысы Динара БАҺАУТДИНОВА “Вокал” номинациясендә икенче урын алды һәм аңа фестивальнең төп бүләге – кыйммәтле тун тапшырылды.
Динара 3нче мәктәпнең 7 сыйныфында белем ала. Сәнгать мәктәбендә алтынчы елын шөгыльләнә. Девятерня авылында туып-үскән әнисе Гөлфия дә, аның бертуганнары да, әбисе дә бик матур җырлыйлар. Авылда музыкаль белем алырга мөмкинлеге булмаганга, Гөлфиянең балаларын нәкъ менә сәнгать мәктәбендә укытасы килә. Динара Эльза Ваһапова җитәкчелегендә фортепиано классында шөгыльләнә.
– Динара – бик актив, тырыш, сәләтле кыз. Музыканы бик ярата, өйрәткәнне шунда ук отып ала. Өй эшләрен һәрвакыт бишлелек өйрәнеп килә, – ди педагог.
Сәнгать мәктәбендә узган “Алло, без талантлар эзлибез”, гаилә ансамбльләре бәйгеләре узганда Динара, әнисе белән катнашып, җырлау сәләтен дә күрсәтә. Шуннан бирле педагог Гүзәл Сәләхиева аның белән вокал буенча да шөгыльләнә.
– Тавыш тембры бик матур, яңгырап тора. Әйткәнне тыңлый һәм куллана белә, – ди Гүзәл Наил кызы, шәкертен мактап.
Динара, Казанда Рөстәм Яхин иҗатына багышланган бәйгедә фортепианода уйнап, өченче урын алган. Җыр буенча да сынатмый. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турында өченче ел рәттән уңышлы чыгыш ясый ул. Быел үзе генә башкарган “Бәхет юллары” җыры белән икенче урын алды. “Созвучие” ансамблендә Иделия Исрафилова белән “Девочки танцуют на палубе”, “А ну-ка, девушки” җырлары белән беренчелекне яуладылар.
– Бу җиңүләр безгә канатлар куйды. Тагын да ныграк шөгыльләнәсе, өйрәнәсе килә. Казанда фестивальнең суперфиналында катнашуны көтәбез, – ди җырчы кыз.
Динараның таланты әле болар белән генә чикләнми. Ул сәнгать мәктәбендә Юлия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге “Кашыкчылар” ансамбленә дә йөри. Апрель аенда ансамбль составында алар Чаллыда Рөстәм Абязовның камера оркестры белән чыгыш ясаячаклар.
– Безнең өйдә дә ансамбль дияргә була. Мин пианинода уйныйм, әнием җырлый, 1 сыйныфта укучы энем Тимур да аңа кушыла. Әтием безне илһамландырып тора. Девятерняга әбием янына кайткач, без барыбыз бергә җырларга яратабыз, клубта уза торган концертларда катнашабыз, – ди Динара.
Талантлы кызның киләчәген сәнгать белән бәйләячәгенә шик юк. Ул үзе дә иң төп хыялы шул булуын әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев