Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Эльмира Сөләйманова элеккеге видеоларда: «Рәнҗеттеләр мине...»

«Сер булып калсын» тапшыруында сөйләгән

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова, 2019 елда «ТМТВ» телеканалындагы «Сер булып калсын» тапшыруына килгәч, үзенең бу тормышта шактый кыерсытылуларга дучар булуы, еш рәнҗетүләре хакында сөйләгән булган, дип яза Интертат.

«Равил Галиев, Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар белән «Сердәш» төркемендә эшләдем. Ләкин акчасыз бала булгач, син беркемгә кирәкмисең. Рәнҗеттеләр мине... Шул ук «Сердәш» ансамбленә йөргәндә дә, атасыз, акчасыз бала булганга, күпме бәйгеләрдә катнашып, бер тапкыр лауреат булмадым. Берни көчкә ия булмаган сәләмә кәгазьгә пичәт куеп бирүче, «молодец, яхшы җырладың» дип әйтүче булмады.

Ләкин мин зарланмыйм. Ходаема шөкер. Бу дөньяда бернәрсәдән курыкмыйм, беркемне сөйләмим. Куркам Ходаемнан һәм әнидән (көлә). Кыеграк сөйләсәм, әни шунда ук шалтырата башлый… «Яхшы бул, тыйнак бул, 40 яшьтә булсаң да, мин синең әниең», – ди. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әниемнең гомерен озын итсәче, Ходаем. Гел шулай булып торсын», – дип сөйләгән булган ул.

Бу хакта җырчы тапшыруның бишенче минутында сөйли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев