Гөлназ Асаева: «Мине башкорт кызы дип уйлыйлар. Юк, мин — татар»
Йолдызлар

Гөлназ Асаева: «Мине башкорт кызы дип уйлыйлар. Юк, мин — татар»

Ул инстадуслары белән туры эфир үткәргән

Туры эфир вакытында фанатлары Гөлназ Асаевага сорау арты сорау яудырганнар.  

Туры эфирның ахырында Гөлназ Асаева башкорт-татар милләте темасын күтәргән.

«Мин ике телдә дә җырлыйм, җырларны ике телдә яздырам. Мине, җырчы буларак, башкорт халкы күтәрде. Азрак акцентым сизеләдер. Ләкин мин башкорт гимназиясендә укыдым. Башкортча бик рәхәтләнеп сөйләшәм. Башкортлар - бик кунакчыл халык. Алар җиде буынга хәтле туганнарын җыеп, кунак итеп ятарга мөмкин. Татарлар да кунакчыл. Ләкин башкортлар хәтле үк түгел.

Татарстанда бөтен халык мине башкорт кызы дип уйлый. Юк, мин — татар кызы. Хәзер кызык бит, кемдер Башкортстаннан китә дә, тулысынча татарга әйләнеп куя. Милләт темасын куертасым килми, әлбәттә. Мин татар кызы, ләкин мин башкорт телен һәм халкын бик яратам», — дигән җырчы. 

Чыганак: Интертат


Нет комментариев