Гөлназ Асаева Башкортстанның атказанган артисты булды
Җырчыга Дәүләт бүләген Уфадагы концертта Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова тапшырды
Татар эстрадасының өметле җырчыларының берсе – Гөлназ Асаева тормышында шатлыклы вакыйга булды. Аңа Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров карары белән «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.
Җырчыга Дәүләт бүләген Уфадагы концертта Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова тапшырды.
Гөлназ шатлыктан берара сүзсез калды, тамашачылар исә аны аягүрә басып алкышлады, диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев