«Менә ул мәхәббәт!»
Моннан берничә ел элек Әнвәр Нургалиевның Яңа Уренгойдагы концертында сәхнәгә бер кызчык чәчәк бирергә менгән.
Кечкенә Әдилә Әнвәр Нургалиевны кысып-кысып кочаклый, аның кулыннан да төшми.
«Күрәсезме, менә шушы инде ул мәхәббәт. Алып китәм кызыгызны», — ди җырчы.
Видеоны Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.
«Ә сез бу сөйкемле кызны хәтерлисезме? Ул инде үскәндер. Әдиләне, Аллаһы бирса, тагын концертта күрергә өметләнәм», — дип язган ул инстаграмга.
«Әнвәр абый, рәхмәт. Әдилә быел беренче сыйныфка укырга бара. Хәзер дә сезнең җырларны яратып тыңлыйбыз. Концертларыгызда, һичшиксез, күрешербез», — дип комментарий калдырган Әдиләнең әнисе.
Кызчыкны инстачылар да ошаткан. «Нинди мөлаем бала», «Шундый матур, җылы күренеш», — дип язганнар.
Әлеге видеодан гаеп эзләүчеләр дә булган.
«Әнвәр, шул балалар сезне яратып концертыгызга килә, сәхнәгә чыга. Ник шуларга кечкенә шоколадлар алып килмисез. Нәрсәгә аларга сезнең календарегез?»;
«Балаларга бер кечкенә шоколад бирегез инде, аңардан гына кимемәссез»;
«Балаларга сезнең логотип куелган йомшак уенчык бирергә кирәк»;
«Бик дөрес әйтәсез. Шоколад бирсәгез, әйбәтрәк була ул сабый балаларга. Күпме йөреп, бер артистның да шоколад биргәнен күргәнем юк. Гел акча җитми аларга», — дигәннәр.
Хәтта: «Бу кыз әтисен тапкандыр», — дип тә язганнар.
«Сез үз кызыгызга әти эзлисездер. Ә безнең барлык әтиләргә үрнәк булырлык әтиебез бар. Комментарийны бераз уйлап языгыз. Бигрәк пычрак икән күңелегез», — дип җавап кайтарган ул инстачыга Әдиләнең әнисе.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев