Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин Алия белән улын өйгә алып кайткан

Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсендә «без өйгә кайтабыз, без хәзер өчәү» дип хәбәр иткән

Алия Төхвәтуллинаның, бала тапкач, социаль челтәрдәге аккаунтын япканнар иде. Ул ике куанычы турында берьюлы хәбәр итте. Аның аккаунты яңадан эшли башлаган, һәм бүген ул улы белән өйгә чыгарга әзерләнә. Яшь әни шундый зур вакыйга өчен көннең кояшлы булуына куануы, кәефе шәп булуы турында хәбәр итте.

Соңрак Алия Карачурина-Төхвәтуллина улы белән хастаханәдән чыкты. Аларны каршы алырга яшь әти, әби-бабайлар, күпсанлы туганнары, нәни Сәидә дә килгән. Ришат сеңлесенең кызын нәни улы белән таныштырды.

«Җентекләп, тынычлап карыйсы килә, яратып. Бер тавышы да чыкмый бит аның», – ди Ришат кулындагы улын кочып.

Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсендә «без өйгә кайтабыз, без хәзер өчәү» дип хәбәр иткән. Бәхетле гаилә өйләренә кайтып җиткән. Алия, өйдәге алтынсу шарларны күрсәтеп, «өйдә матур» дип тә язган.

Фото: Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев