Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты булды
Мактаулы бүләкне артист бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган
Җырчы Ришат Төхвәтуллин өчен якынлашып килүче Яңа ел искиткеч зур шатлык алып килгән. Ул «Татарстанның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган. Мактаулы бүләкне артист бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган. Әлеге хәбәрне «Интертат»ка Ришатның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов раслады.
«Зур шатлыгымны сезнең белән бүлешәсем килә. Бу казаныш – сезнең ярату һәм миңа булган ышанычыгыз нәтиҗәсе. Бу исем – халык алдында зур җаваплылык. Якын итүегез, һәрдаим илһамландырып торуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!
Шулай ук иҗатымны югары бәяләгән өчен олы рәхмәтемне Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлеевага һәм Мәдәният министры Ирада Әюповага белдерәм. Иҗатыма карата булган игътибарыгыз мине яңа казанышларга рухландыра һәм камиллеккә омтылырга ярдәм итә.
Рәхмәтемнең иң зурысы Аллаһыма, мине якты дөньяга тудырган әти-әниләремә! Аерым рәхмәтем иҗатымның катлаулы мизгелләрендә дә мине хуплаудан арымаган сөекле тормыш иптәшемә һәм дусларыма.
2015 елда дустым Айратның: «Син, һичшиксез, Халык артисты булачаксың. Бер шигем юк», – дигән сүзләре алга таба иҗат итәргә зур этәргеч булган иде. Менә ул көн килеп җитте.
Мин үз өстемдә һәм иҗатымны үстерү юнәлешендә эшләвемне дәвам итәргә, сезнең өметләрегезне акларга һәм мине хуплаучыларга шатлык китерергә вәгъдә бирәм. Тамашачым белән үткәргән һәр мизгелем кадерле. Алда безне тагын бик күп якты мизгелләр һәм уртак уңышлар көтсен иде. Амин!
Зур ихтирам һәм ярату белән, Ришат Төхвәтуллин!» – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.
Ришат Төхвәтуллинны чын күңелдән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев