Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов белән көтелмәгән хәл булган

Концерт башында ук техник кыенлыклар килеп чыкты

Бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертлары бара. Ләкин мондый тамашалар вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга шул. Җырчының концертында, техник төзексезлек аркасында, экрандагы тавыш туктап калган. Бу хакта социаль челтәрдә Салават Зәкиевичның концертын карарга килгән җырчы Гөлназ Шәрипҗанова яза.

«Концерт башында ук техник кыенлыклар килеп чыкты. Бар кеше дулкынлана. 7-10 минут тавышсыз утырдык. Бөтен кеше кул чаба башлады. Ләкин егетләр тиз арада барысын да хәл иттеләр», – дип сөйләгән Гөлназ.

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, сәхнәгә күтәрелеп, җырчыга баллы күчтәнәч тә бүләк иткәннәр.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев