Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов кайда эшли?

Җырчы эскәмия ясаган

Салават Фәтхетдинов дуслары белән эскәмия ясавы турында сөйли. «Эштән соң ясап куйдык. Эштән соң гел мастерскойда», — дип язган ул.

Бер инстадусты «Ә сез кайда эшлисез соң?» — дип сорап язган. Бу соравына бик күп лайклар куйганнар.


«Җырлаганыңны беләм, кайда эшлисең?» — дигән сорауны элекке буын җырчыларга да әйткәннәр дип яза өлкән буын журналистлар. Ә сез ничек уйлыйсыз, җырчы кайда да булса эшләргә тиешме, әллә эш аның төп хезмәт урыны булырга тиешме?

Салават Фәтхетдиновка килгәндә, аның бик күп төрле бизнес белән шөгыльләнгәне билгеле. Шул исәптән, газета чыгару, тәмәке сату кебек сәнгатькә бөтенләй якын булмаган бизнеслары да бар иде. Шунысы кызыклы — аның бу бизнесларының берсе дә үрләп китмәде. Кем белә, бәлки эскәмия бизнесы уңышлы эшләп китәр?

Ә сез Салават Фәтхетдиновның кайсы бизнесын хәтерлисез? 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев