Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Салават Миңнеханов мошенниклар корбаны булган

«Кайчан да булса мошенниклар тозагына эләгермен, дип уйламаган идем..»

Салават Миңнеханов мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән. Ә менә югалткан акчаларының төгәл суммасын әйтмәгән, язылучыларының үзләренә чамаларга кушкан.

«Кайчан да булса мошенниклар тозагына эләгермен, дип уйламаган идем. Чөнки мин бик сак һәм супер игътибарлы кеше. Кызганычка, эләктем һәм бер генә тапкыр да түгел.

Мин аңладым – бу чыгасы акчалар булгандыр… Ничек уйлыйсыз, мошенниклар аркасында мин күпме акчамнан колак кактым? 1, 2 яки 3 миллион?» – дип сораган ул.

Хәбәре күңелсез булса да, Салават пост янына шаян видео куйган. Язылучылары исә аның актерлык осталыгына сокланганнар. Сез дә карагыз!

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев