Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Татарча җырлаучы Африка егете Оливер, балаларын алып, туган ягына кайткан

«13 ел өйгә кайтканым булмады..»

Татарча җырлаучы, элек Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән шоумен, блогер Оливер Мукенди, хатынын һәм балаларын алып, туган якларына кунакка кайткан. Оливер соңгы тапкыр өендә моннан 13 ел элек булган.

«13 ел өйгә кайтканым булмады. Ниһаять, әти-әнием белән күрештек. Ә туганнарымның энекәш-сеңелләрен күреп, никадәр хис-кичерешләре булды.

Әлеге фотога барыбызны да сыйдырып бетерә алмаганнар. Фотограф тәҗрибәсез булган, ахры», – дип яза һәм ишле гаиләсен күрсәтә Оливер

Оливер 2019 елда Камлә исемле татар кызына өйләнде. Алар бергәләп Шансельви исемле кыз һәм Габриэль исемле малай үстерәләр. «Оныкларыбызны күргәч, без инде тынычлап үлә дә алабыз. Чөнки без бүген бик бәхетле һәм синең белән горурланабыз», – дип әти-әнисе әйткән сүзләрне дә китерә ул социаль челтәрләрдә.

Фото: социаль челтәрләр

Чыганак: Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев