Вадим Захаров күпбалалы әти булды: «Без алдан кычкырып йөрмәскә булдык»
«Мин кызлар әтисе булырга ияләшкән инде..»
Вадим Захаровның өченче тапкыр әти булуы турында хәбәр иткән идек. «Интертат» җырчыны күпбалалы әти булуы белән котлады.
- Вадим, хәзер бит инде бәбигә узу белән хәбәр итәләр, гендер-патилар уздыралар. Сезнең гаиләдә бәби туачагын белми дә калдык.
Без алай алдан кычкырып йөрмәскә булдык. Кычкырып йөрисе дә килмәде. Ларисаның да андый гадәте юк, гаиләдәгене читкә чыгармый.
- Тормыш иптәшегезнең йөклелек чоры ничек узды?
Әйбәттер дип беләм инде. Минем кайтып кергән булмагач (рәхәтләнеп көлә).
- Бәби туганда кайда идегез?
Хатыным бәби тудыру йортына киткәндә, Башкортстан якларында гастрольләрдә идем әле. Бәби тууына Казанга кайтып өлгердем.
- Гастрольләр графигын махсус көйләдегезме әллә?
Юк, шулай кайткан чорга туры килде. Лариса 2 көн алдан барып яткан иде.
- Бәби тууын ишеткәч, хис-кичерешләрегез нинди булды?
Әй, белмим дә нинди. Аңлап бетереп булмый. Әле кайтмаган бит, кулга алмаган бәбине.
- Иң беренче сөенечне кемнән алдыгыз?
Кечкенә кызыбыз белән янәшә идек, аңа әйттем. Кызлар икесе дә көттте инде сеңелләрен. Аеруча да кечкенәсе көтте, апа буласы килде. Бик сөенделәр.
- Ике кыздан соң, малай көткән идегезме?
Юк, малай кирәк, дигән теләк булмады. Мин кызлар әтисе булырга ияләшкән инде.
- Рәхмәт, сау-сәламәт сабый булсын, Вадим. Тигезлектә үстерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев