Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Вәсилә Фәттахова истәлегенә зур концерт булачак

Аның вафатына биш ел булды

Уфада фаҗигале төстә вафат булган меңләгән тамашачының яраткан җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова истәлегенә концерт узачак. «Синнән башка биш ел» дип исемләнгән концерт 26 августта Яшьләр сараенда узачак

Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Әбдрәкыйпов хәбәр иткәнчә, концерт тамашачыларның күпсанлы үтенечләре белән уздырыла. Кичәдә башкорт һәм татар эстрадасының популяр артистлары катнашачак. Алар Вәсилә Фәттахова репертуарындагы җырларны һәм үз җырларын башкарачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Концертта Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Илһам Вәлиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ризван һәм Альбина Хәкимовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгөл Сәгынбаева һәм башкалар чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук композиторлар Зифа Нагаева, Наил Шәймәрданов та катнашачак.

Агымдагы елның 26 гыйнварында Уфада башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Вәсилә Фәттахованың фаҗигале вафатына биш ел булды. «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әйтелмәгән мәхәббәтем» һәм башка хит җырлар башкаручыга бары 37 яшь иде. Аның ире, улы һәм яңа туган кызы калды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев