Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәлем Миңнеханова Fashion Iftar турында: Мин сокланам

Быел оештыручылар төп төс итеп караңгы яшел төсне сайлаган иде

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә сигезенче тапкыр Fashion Iftar башланып китте.

Чарада җырчы Гүзәлем Миңнеханова да катнаша.

«Матур, гүзәллек белән тулган ифтарда катнашуыма шатмын, хәтта күңелләр тула. Мин бу проект белән сокланам. Иҗат юлымның яңа юнәлешендә миңа ярдәм күрсәткән Җәннәткә (авт. - Җәннәт Миңһаҗева - проект авторы) мин бик рәхмәтлемен. Хәзер без эстрадада түгел, бу Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләнгән уйлар. Соңгы вакытта дини җырлар яздырдым. Бу җырларым белән чыгыш ясарга чакыруына рәхмәтлемен», - дип сөйләде ул.

Сәхнәгә чыккан дизайнерлар да оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүгенге моданың ни дәрәҗәдә тыйнак булуын күрсәтергә телибез», - диделәр.

Мәҗлеснең әлеге мәйданда узачагын оештыручылар кичә генә игълан итте. «Бу куркынычсызлык чарасын тәэмин итү максатыннан эшләнде», – дип аңлатты «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.

Ифтарны Айрат Заһриев алып бара. Ахшам намазына азанны да ул әйтте. Быел оештыручылар төп төс итеп караңгы яшел төсне сайлаган иде. «Безнең заман геройлары» дигән тема билгеләнгән иде. Аның нигезендә Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проекты һәм Палестина темалары ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев