Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алдылар

Сигез ел Вәсиләсез...

26 гыйнварда популяр җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың бакыйлыкка күчүенә сигез ел тулды. Вәсиләнең ире Илгиз Габдрәкыйпов социаль челтәрләрдә хатынына багышланган пост бастырган һәм аны «Бәхетебез бикле ятмасын» җыры белән бергә урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» яза, дип белдерде Татар-информ.

«Сигез ел Вәсиләсез... (31.12.1979 — 26.01.2016) Мәңгегә истә...», — дип язган ул һәм алдагы елларда Вәсилә Фәттаховага багышлап уздырылган хәтер акцияләреннән кадрлар белән уртаклашкан. Вәсилә Фәттахованың иҗатын үз итүчеләр яраткан җырчыны хәтерләүләре турында комментарийлар калдырган.

«Сигез ел, ә аның җырларын ишеткән саен — күз яшьләре, урыны оҗмахта булсын», «Кабатланмас һәм иң талантлы Вәсилә, хәтерлим һәм яратам», «Вәсиләнең барлык җырларын да хәтерлибез һәм яратабыз. Иң яратканнары — «Туган як» һәм «Ашыгасың», «Мәңгелек һәм Вәсилә Фәттахованың үзе кебек якты истәлек», «Сокландыргыч, онытылмаслык һәм һәркемнең яратканы», — дип яза кешеләр комментарийларында.

Исегезгә төшерәбез, Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында кинәт вафат булды. «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Яшә көлеп» һәм башка хитларны башкаручыга нибары 37 яшь иде. Аның яраткан гаиләсе — ире, улы Кәрим һәм яңа туган кызы Камилә ятим калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев