Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

«Ышанмагыз!» – Данир Сабиров халыкны ни турында кисәтә?

Җырчының куркыныч хәбәреннән соң мошенниклар активлашкан

Данир Сабиров бүген күршеләрендә коточкыч янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Видеоларны карагач, артистның күпсанлы «подписчиклары» арасында мошенниклар активлашып киткән. Алар видео янындагы комментарийларда халыктан акча сорап яза һәм реквизитларын калдыра. Бу хакта Интертат яза.

«Дуслар, ярдәм сорап язалар икән мондагы комментарийларда! Ышанмагыз! Бу – мошенниклар! Күршеләремнең реквизитларын белгәч, мин сезгә үзем хәбәр итәрмен» – дигән Данир Сабиров.

Кайбер «подписчиклары»на смслар да килгән. Мәсәлән: «Миңа шәхсән язып та акча сорадылар инде. «Данир үзе әйтер кая җибәрәсен», – дип җавап бирдем. Кешеләр үзләренә шундый гөнаһ алудан ничек курыкмыйлар икән», – дип язып калдырган артистның Гөлнур исемле бер язылучысы.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев