1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләргә ашыгыгыз
Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы сораулар да туа. Аеруча еш очрый торганнарын ТР буенча 9нчы районара инспекциянең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ольга АЛЬМИКЕЕВАга юлладык. - Салым түләү турында кәгазь килмәсә, нишләргә? - Салым түләү турында кәгазь өч...
Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы сораулар да туа. Аеруча еш очрый торганнарын ТР буенча 9нчы районара инспекциянең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ольга АЛЬМИКЕЕВАга юлладык.
- Салым түләү турында кәгазь килмәсә, нишләргә?
- Салым түләү турында кәгазь өч очракта гына килмәскә мөмкин: салым түләүдә ташламалар каралганда, салым күләме 100 сумнан ким булганда һәм салым түләүче интернет аша шәхси кабинеттан файдаланганда. Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- 2015 ел белән чагыштырганда, 2016 ел өчен җиргә салым күләме арткан. Моның сәбәбе нидә?
- Салым күләменең арту сәбәпләре - салым ставкалары, җир участогының кадастр бәясе үзгәрү һ.б.лар.
- 2015 ел белән чагыштырганда, транспорт салымы күләме дә арткан...
- Моның да сәбәбе салым ставкаларының үзгәрүендә һәм өч миллион сумнан кыйммәт булган автомашиналарга югары коэффициент куелуда.
- Пенсионерлар өчен транспорт салымы исәпләүдә ташламалар күздә тотылмаган булса, нишләргә?
- РФ Салым кодексының 356нчы маддәсе буенча ташлама РФ субъектлары законнары нигезендә билгеләнә. Әгәр субъектта мондый закон гамәлдә икән, ташлама билгеләү гариза нигезендә тормышка ашырыла.
- Милеккә салым нәрсәдән чыгып исәпләнә?
- Аны исәпләгәндә кадастр бәясе күз уңында тотыла.
- Милеккә ташламадан ничек файдаланырга?
- Моның өчен салым органына язмача гариза белән килергә кирәк. Шулай ук ташламага хокукны раслаучы документлар да булырга тиеш.
- Салымны вакытында түләмәүчеләрне ни көтә?
- Салым вакытында түләнмәгән очракта пени исәпләнә.
Ххх
ТАГЫН БЕР КАТ ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: БЫЕЛ САЛЫМ ТҮЛӘҮНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ - 1 ДЕКАБРЬ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев