Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый
Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча тикшерү идарәсе 1961 нче елгы ир-ат үлеме буенча тикшерү башлады.
Ведомство хәбәр иткәнчә, 11 августта ир үгезен яланга чыгарган. Кире үгез янына килгәч, ул ир-атка ташлана, бик күп тән җәрәхәтләре ясый. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр, тик аның гомерен саклап кала алмыйлар.
Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com
Нет комментариев