Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы нәшер ителә башлаганга 90 ел тулды

Район тормышы – бер газетада

1931 елның 25 августында Әгерҗедә “Ленин юлы” дип исемләнгән  район газетасының латин телендә нәшер ителгән тәүге саны дөнья күрә. Архив мәгълүматларына караганда, бу елны аңа 500 кеше языла. Ел ахырына кадәр дүрт битле газета 14 тапкыр чыга.  

Төрле елларда газетаның тиражы 9 меңгә кадәр җиткән чаклар да булган. Ә бүген район газетасын 3500гә якын гаилә яздырып ала. Без үз сәхифәләребездә шәһәр һәм авылларда булган мөһим вакыйгаларны чагылдырабыз, тырыш хезмәт ияләре турында язабыз, сезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Озын сүзнең кыскасы, сезнең өчен файдалы булырга тырышабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Шунысын да әйтү кирәктер, мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда тиражны саклавы җиңел түгел. Шуңа карамастан, без басма сүзне сакларга, шул ук вакытта заман белән бергә атларга тырышабыз. 2011 елда редакциянең үз сайты барлыкка килде, социаль челтәрләрдә дә безнең үз төркемнәребез бар. “Табадан төшкән” яңалыкларны районда һәм аннан читтә яшәүче якташларыбызга без нәкъ менә интернет киңлекләре аша җиткереп торабыз. 

Басма газета да үзгәрешләр кичерде. Узган елдан башлап ул унике битле булып атнага бер тапкыр дөнья күрә башлады. Аның бизәлеше дә заманчалаштырылды. Моны даими укучыларыбыз уңай яктан бәяләде. 

Юбилей – ул үткәннәргә күз салу, бүгенгене барлау, киләчәккә планнар кору вакыты да. Үткәннәр дигәндә, без, әлбәттә, район газетасын нәшер итүгә көч һәм тырышлык куйган матбугат ветераннарына, хәбәрчеләребезгә олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүген дә безнең белән элемтәдә торучы, газетаны тагын да баету өчен мәкаләләрен юллаучы райондашларыбызга да – олы хөрмәтебез. Алга таба да бергә булыйк. 

Бүгенгебез дигәндә, редакциянең хәзерге коллективын күз уңында тотабыз. Ә хәзерге вакытта безнең коллективта – унике хезмәткәр. Аларның һәркайсы газетаны чыгаруга һәм аны таратуга да, сайтта һәм социаль челтәрләрдә яңалыклар урнаштыруга да, тиражны туплауга да, гомумән, аны яшәтүгә үз өлешен кертә.

Бүгенге заман журналистларга күп таләпләр куя: ул бер үк вакытта яза, фотога һәм видеога да төшерә, аны оператив рәвештә башта сайтта, аннан газета битләренә урнаштыра белергә тиеш. Иҗади хезмәткәрләребез нәкъ шушы таләпләрне күз уңында тота да. 

Ә планнар дигәндә, без алга таба да сезнең өчен эшләячәкбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Заман безнең алга нинди генә таләпләр куймасын, безне укучылар, көтеп алучылар барында каләмебез язудан туктамас. Бары исән-имин генә булыйк. Монысы – бүгенге көндә иң кирәге. Бәйрәмебез белән сезне, олы юбилеебыз белән!      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев