Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы башлыгы урынбасары сайланды

Яңа билгеләнү

Бүген район Советының XI утырышында депутатлар бертавыштан район башлыгы урынбасары итеп Илфат Ильяс улы Ямалиевны сайладылар.

Илфат Ямалиев Исәнбай авылында туган. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен «Урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Удмуртиянең Каракүл районы колхозларының берсендә баш агроном булып башлаган.

1996 елдан аның хезмәт биографиясе туган районы белән бәйле. Күп еллар «ЖилЭнергоСервис» предприятиесен җитәкләгән. Агымдагы елның маенда «Тугызбуй» агрофирмасы директоры урынбасары итеп билгеләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев