Гомуми бурычы 215 мең сумнан арткан
Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Судта билгеле булганча, гаепләнүче узган елның июнь аеннан алып быелның мартына кадәр 77 мең сумнан артык алимент акчасын түләүдән качкан. Аны моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Нәтиҗәдә, алимент буенча гомуми бурычы 215 мең сумнан арткан.
Ул үз гаебен таныды. Суд аңа алты ай сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Ольга ШУСТА,
Әгерҗе районы прокуроры.
Нет комментариев